«Тормыш буйлап җыр белән!”
Шундый исем астында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр белән ачык дәрес үтте. Дәресне мәдәният эшләрен оештыручы Заһидуллина А.З. үткәрде.
Шөгылнең төп максаты өлкәннәрнең сәламәтлеген җырлау технологиясы белән бәйләп ныгыту һәм саклау. Дәрес вакытында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар татар һәм рус җырларын башкардылар, дөрес итеп тын алу күнекмәләре эшләделәр, һәр авазның дөрес тын алуның организмның һәр әгүзасына нинди дәва һәм файда китергәнен белделәр. Заһидуллина А.З. дәресне үз югарылыгында үткәрде, сорауларга җавап бирде. Ачык дәресне Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгының министр урынбасары Абдреева Юлия Ивановна югары бәяләде. Өлкәннәр дә дәрестән кәнагат калдылар, күңелләре, кәефләре күтәренке булып калды. Дәрес азагында интернатта яшәүче Бублеева Гөлсинәне туган көне белән котладылар. Гөлсинә ханым котлауларга рәхмәтен яраткан шигырьләрен сөйләп белдерде