Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында- Корбан гаете.

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

21 нче август көнне  бөтен дөнья  Корбан  бәйрәмен үткәрә. Шул уңайдан безнең “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” да бу бәйрәмне ел да билгеләп үттек. Иртән коймак белән чәй эчү. Ир-егетләребез мәчеткә  гает намазына барды. Көн озынлыгына  интернатыбызга  хәер йөзеннән корбан ите алып килделәр.Өлкәннәребез бу бәйрәмнән бик канәгать  калды. Тазалыкта, исән-сау булып, киләсе елларда да, шатлык куанычлар белән, шушы изге бәйрәмне  каршыларга Ходаем насыйп итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International