21 август –Корбан бәйрәме көнне, “Апрель” тернәкләндерү үзәге балалары ясаган продукцияне тәкъдим иткән хәйрия ярминкәсе узды. Балалар, тәрбиячеләр җитәкчелегендә, үз куллары белән традицион блакнотлар гына түгел, ә ата-аналар арасында зур ихтыяҗ булган һәм башка тернәкләндерү үзәкләрендә дә файдаланыла торган методик материаллар да ясадылар.