14 нче август көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына” Әлмәт шәһәреннән имам- хатыйб Фәим хәзрәт Әхмәтҗәнов килде. Безнең өлкәннәребезгә хәзрәт алла, дин турында бик эчтәлекле, кызыклы эңгәмә үткәрде. Пәйгамбәребезнең тормышын тәсфилләп сөйләде, берничә аять укып дога кылды. Соңыннан барлык өлкәннәребез хәзрәткә сораулар яудырды, ул бик теләп җавап бирде. Бу очрашудан барыбыз да канәгать калдык.