2018 нче елның 16 августы көнне «Без нинди барыбыз да төрле» шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 24 бала өчен йомгаклау дәресе үткәрде. Максат: эмоциональ бәйләнеш аша кичерү сәләтен үстерү, үз фикереңне якларга өйрәнү.
Әңгәмә барышында әлеге шөгыльләр курсында барлык өйрәнгән темаларны кабатлау булды. «Без нинди барыбыз да төрле» курсыннан балалар толерантлыкның нәрсә икәнен, толерант аралашу ысулларын исләренә төшерделәр. “Үз парыңны тап” уенында белгеч балаларга алдан язып куелган парлы хайван атамаларын таратты. Алып баручының стартыннан соң һәрбер бала бәйләнгән күзе белән үзенә парын табырга тиеш иде. Уен азагында парлар “Сез кем?”, “Бер-берегезне табарга сезгә нәрсә ярдәм итте?” кебек сорауларга җавап бирделәр. “Төркемнең йөрәге” уены барышында балалар үзләренең исемнәрен кәгазь битләренә язып шуны бер савытка салдылар. Шуннан соң һәрбер бала килеп үзенә бер исем тартып чыгарды, бу кыягазда язылга уенчыга туры килә торган сыйфатларны әйттеләр. Мәсәлән, «Гүзәл һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер». Әгәр әйтелгән сүзләр бу уенчыга туры килсә, картинада ясалган йөрәккә уенчының исемен яздылар.
Рефлексия барышында белгеч катнашучыларның тагын бер кат исләренә: нинди генә эшкә тотынсаң да, нәрсәгә генә омтылсаң да синең яныңда булган башка кешеләр турында онытмаска кирәк. Алар өчен нинди дә булса яхшылык эшләргә тырышырга. Һәм кешеләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең начар түгел икәнен тойгач, һичшиксез, өченче бер кешегә яхшылык эшләячәк. Дөнья яхшы була ала һәм яхшырак булырга тиеш.