“Минем холкым”. “Веста” үзәге.

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

«Ариадна» җебе программасы эше кысаларында “Веста” үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаганнар арасында “Минем холкым” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: шәхестә булган сыйфатларның төрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, үзеңдә булган көчле һәм йомшак якларны ачыклауга ярдәм итү.

Дәрес “Кем яхшы эшли...” дип аталучы уен-активатор белән башланып китте, катнашучылар үзләрендә булган сыйфатлары турында сөйләделәр. Алдагы бирем булып әйтелгән сыйфатларны яхшы һәм начарга бүлеп, аларны язып билгеле бер капчыкка салып бардылар. Шуннан соң балалар уен формасында үзләрендә булган сыйфатларны билгеләделәр: кайберәүләр яхшы сыйфатлар белән берлектә үзләрендә начар сыйфатларын да әйттеләр, ә кайберләре, киресенчә, бары тик яхшыларын да әйттеләр. “Болытлар” дип аталучы хикәядән соң, балалар фикер алыштылар: хикәядә әйтелгән геройларның холыклары нинди тасвирланган һәм аларны нинди сыйфатлар аша белеп була. Алга таба балалар тормышта булган хәлләре белән уртаклаштылар. Катнашучылар үзләрен мәрхәмәтлерәк, яисә, киресенчә, битараф булсалар, тормышлары ничек барыр иде икәнен сөйләделәр.

Дәрес азагында, балалар түгәрәккә басып, бер-берсенә үзләрендә булган яхшы сыйфатларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International