«Гражданин булырга мәҗбүрсен» шөгыльләр циклы буенча “Веста” үзәге белгече Анастасия Ильина 2018 елның 16 июле көнне 8 нче санлы социаль участокта балигъ булмаган 16 бала өчен “Татарстанның дәүләт символлары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны Татарстан Республикасының дәүләт символикасы һәм картасы белән таныштыру.
Дәрес башында белгеч балаларга Татарстан Республикасының Рәсәй Федерациясе составына керүенә карамастан, суверен дәүләт икәнен, ягъни бәйсез булуын, безнең Республикабызның үз президенты, гимны, флагы һәм гербы бар икәнен сөйләде. Шуннан соң белгеч катнашучыларга презентация күрсәтте, монда республикабызның символлары турында мәгълүмат әзерләнгән иде, белгеч һәр символ турында балалардан сорады, булган белемнәрен тулыландырды. Алга таба барысы бергә Республика турында видеоролик карадылар, бу өзектән балалар аның кайда урнашуын, территориясен, составына кайсы районнар керүен, нәрсә белән данлы булуын белделәр.
Дәрес азагында катнашучылар белән физкультминут үткәрелде һәм киләсе очрашу билгеләнде.