Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Мин биш исем беләм” дип аталган танып-белү уены.

2018 елның 14 августы, сишәмбе
Уенның максаты: балаларның тоеп-сиземләвен, хәрәкәт координациясен үстерү, мускул тукымаларын ныгыту, сенсор системасын стимуллаштыру. Танып-белү уены барышында, тәрбияче, балаларның исемнәрен әйтеп, учларына туп атты. Ә бала ул тупны тотарга тиеш иде. Алар бу уенны командаларга бүленеп, бик яратып уйныйлар. Уенга, балаларга тотарга уңайлы булсын өчен, уртача зурлыктагы яхшы сикерә торган, туп кирәк. Бу уен аларның кул һәм бармак эшчәнлеген үстерергә бик тә ярдәм итә. Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International