«Чын йөрәктән» музыкаль марафоны дәвам итә!

2018 елның 14 августы, сишәмбе

«Чын йөрәктән» музыкаль марафоны дәвам итә!

10 август 2018 ел.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында чираттагы шатлыклы вакыйга булып узды. «Чын йөрәктән» музыкаль марафон кысаларында өлкәннәребезгә тагы бер  музыкаль сюрприз тәкъдим ителде. Бу юлы концерт белән якташларыбыз, Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге укучылары Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты Гыйльфанов Рөстәм һәм яшь, танылган якташыбыз – җырчы Айгөл Гардисламова куйдылар. Өлкән артист абый-апалары белән бергә, куп конкурс-фестивалләрдә җиңү яулаган, сәнгать мәктәбе укучысы  Диләрә Хайруллинада чыгыш ясады. Тере тавыш, артистларның югары культурасы, өлкәннәр белән җылы аралашулары, ихтирамлылыклары тамашачылар күңелен яулады. Артистларыбызның конөерт программасы үзенең күптөрлелеге белән шаккаттырды. Айгөл Гардисламова һәм Рөстәм Гыйльфановларның  чын йөрәктән башкарган татар, рус халык җырлары, хәзерге заман җырлары тамашачыларның кайнар  алкышларына күмелде. Тамашачылар конөерттан канәгатҗ калдылар. Яшь артистларыбыз өлкәннәрнең кәефләрен күтәрделәр, күңелләренә үтеп керделәр моңнары белән. Тамашачыларның йөзендә елмаю күрү артистларыбызның тагы да дәртләндереп җибәрде. Рәхмәтле тамашачылар әле бик озак яратып искә  алырлар Рөстәм белән Айгөлнең чыгышларын. Кул чабып, урында утырган килеш биеп, җырларга кушылып, дәртләнеп, кайгы-хәсрәтләрен онытып ял иттеләр өлкәннәребез.

Яшь артистларыбыз интернатта яшәүчеләр белән дә, хезмәткәрләр белән дә якыннан аралаштылар, биредәге чисталык, тәртипкә, җылы мөнәсәбәтләргә сөенделәр. Шулай якты йөз белән каршы алуларына, кайнар алкышларына, шулай үк иң зур рәхмәтләрен үзләренең укытучыларына - Йосыпова Г.М га  һәм Заһидуллина А.З га җиткерделәр. Әлбәттә инде аларны кат-кат тагы чакырдылар рәхмәтле тамашачылары. Чын күңелдән интернатта тәрбияләнүчеләр  һәм хезмәткәрләр исеменнән шушындый игелеклелек  үрнәкләре күрсәткән өчен, чын күңелдән өлкәннәргә сәнгать бәйрәме оештырганга рәхмәт җиткерәбез, иҗади уңышлар, бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International