2018 нче елның 7нче августы, сишәмбе.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә мөдире Фирдая Зиганшина Яр Чаллы шәһәренең туган көненә багышланган “Тарих һәм хәзерге заман » дигән әдәби чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны шәһәрнең тарихы һәм мәдәнияте, вакыйгалар, хезмәт, иҗат, спорт һәм башка казанышлары белән таныштыру иде. Безнең шәһәрнең гади, уңышлы һәм танылган кешеләрен искә алу иде
Фирдая Зиганшина шәһәр тарихы белән таныштырды. Катнашучылар зур кызыксыну белән шәһәр буенча виртуаль экскурсия ясадылар һәм истәлекле урыннарын искә төшерделәр.
Очрашу ахырында китапханә мөдире игътибарны шәһәр әдәбиятына багышланган “Җаным - юллар аша шәһәр йөрәгенә якын” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.