Балаларга социаль ярдәм курсэтү булекчэсе белгечлэре тарафыннан «Ата-аналарнын аның арттыру мэктэбе” программасы кысаларында «Ата-аналар белән балалар арасында актив конструктив аралашу устерү» дигэн темага чара үткәрелде. Чара ата-аналарның йөкләмәләрен арттыру, балаларның тиешле тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, гаилә конфликтларын булдырмас өчен укыту ысулларына өйрәтугә юнәлгән иде. Гаиләдә бер беренэ карата яхшы сыйфатлар тәрбияләү,дус һәм сакчыл караш булдыру турында сүз барды. Белгечләр тренингта катнашучыларга кызыклы коммуникатив техникалар тәкъдим итте. Балар белән уңай мөнәсәбәтләр булдыру һәм алар белән дөрес итеп конструктив диалог төзер өчен тәкъдимнәр бирелде. Балаларга карата игътибарлы булырга, начар хислэргэ һәм сүзләргә юл куймаска дигән нәтиҗә ясалды. Чара ахырында гаиләдә толерант һәм сабыр мөнәсәбәтләр булдыру буенча белешмәлекләр таратылды.