2 август 2018 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәһәр – югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы мохит” дип исемләнгән чара үтте. Хәзерге көндә зур шәһәрләр проблемасы кешелекне борчый. Тормыш шартларының җайлылыгы артса да, башка проблемалар да артып тора. Көндезге бүлекнең тәрбиячеләре балалар һәм аларның әти – әниләре өчен алда санап үтелгән проблема һәм аларны чишү юлларын күрсәткән кызыклы чара әзерләделәр.. Иң башта алар шәһәр тормышы турында фильм карадылар, аннары зур кызыксыну белән балалар һәм әти – әниләр үз фикерләре белән бүлештеләр. Уен формасындагы тормышчан ситуацияләрне бергәләп чиштеләр, үз фикерләрен дәлилләделәр. Программа ахырында үзеңне һәм якыннарын саклап калу юллары, куркыныч ситуацияләрне булдырмый калу чаралары турында гомумиләштереп нәтиҗә ясадылар. Мавыктыргыч һәм танып – белү дәрәҗәсе югары булган чара бөтен кешегә дә ошады. Чарада 23 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм 10 әти – әни катнашты.