Ядро этү – җиңел атлетиканың күрмәүчеләр өчен шактый җиңел үтәлерлек дисциплиналарның берсенә керә. 30 июльдә Республикабызның сукырларны һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең Чистай бүлекчәсе реабилитантлары һәм социаль педагоглары бу спорт төре буенча тренировка уздырдылар. Күрмәүчеләрнең төрле яшьтә булуы да, гомүм физик әзерлекләре бертигез булмавы да әһәмиятле түгел иде.