Җир җиләгенә сәяхәт,

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

27 нче июль көнне  Җәлил картлар йортында яшәүче өлкәннәребез Бәдретдинова Гөлназ һәм  Минабутдинова Оксана белән берлектә урманга җиләккә  баруны оештырдылар. Җиләккә  Яхшы Бай  авылы тирәсендә урнашкан  тауга бардык. Мондый сәяхәттә безнең өлкәннәребез бик теләп катнашты. Рәхәтләнеп, тәгәри-тәгәри җиләк җыйдык. Төрле дару үләннәрен, сары, зәңгәр мәтрүшкәләр, исле үләннәр  җыйдык. Бу шогыль безнең өлкәннәребезгә шундый ошады һәм мондый сәяхәтне күбрәк оештырырга кирәк дигән фикердә калдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International