Менделеев муниципаль районында "Берег Надежды" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, Л.Н. Толстой елы кысасында, социаль ярдәм алучылар өчен Л. Н. Толстой тормышы һәм иҗаты буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр.
Экскурсиядә катнашучылар Л.Н. Толстой тормышын һәм иҗатын, аның гореф-гадәтләрен искә алдылар. Язучының шөгыльләре, аның йорт хайваннары турындагы белемнәре, беренче пьесасы "Балачак" белән таныштылар.
Кичәне йомгаклап, Лев Толстой яраткан музыка һәм аңа багышланган шигырьләр яңгырады.