Түбән Кама шәһәре Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан Әхсәт Фәтхетдинов музеена экскурсия "Веста" Үзәге

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Балигъ булмаган яшүсмерләрнең ялын оештыру эше кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова социаль ярдәм күрсәтелүче 19 балага өчен Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан Әхсәт Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырды. Максаты -  рәссам Әхсәт Фәтхетдинов иҗаты белән танышу, балаларда сәнгатькә кызыксыну уяту.

Музей хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм эчтәлекле экскурсия үткәрделәр.

Экспозиция башында егеләр һәм кызларга агачтан автор тарафыннан ясалган ат скульптуралары тәкъдим ителде. Фәтхетдиновның беренче эшләре булып әкияти персонаж "Шүрәле" тора. Алар арасында: "Шүрәле-урман кешесе", "Җырчы шүрәле ", "Уйчан шүрәле", "Шүрәле " тәрәзәдә" һәм башкалар күрсәтелгән. Икенче циклы булып "Обереги - "Иялэр". "Иялэр" - үзенчәлекле рәсемнәр, алар  - табигать белән ярашлы мөнәсәбәтләр булдыру,  рух сакчылары тарафыннан чын рухиятны торгызуга юнәлдерелгән рәсемнәр.

Балаларга шулай ук музейның икенче катына менәргә тәкъдим ителде. Анда түшәм кояшны хәтерләтүче гөмбәз кебек, ә баскыч айны хәтерләтүче ярымай формасында ясалган иде. Икенче катта рәссамнең төрле чорларда иҗат ителгән картиналары эленгән. Әлеге рәсемнәрдә күбесенчә, борынгыдан татар халкын саклаучы һәм яклаучы итеп кабул ителгән яшел һәм яшькелт-зәңгәр төсләрдә ясалган рәсемнәр тәкъдим ителгән иде.

Балаларга экскурсия бик ошады, алар экскурсиячене кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Экскурсия ахырында музей хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр итеп значок һәм флажоклар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International