“Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә.

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

1 –нче август 2018 ел, пяҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хайбулова һәм Мәдинә Мухаматовна социаль хезмәт алучылар өчен “Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган музыкаль – әдәби кичә уздырдылар.

Чараның максаты: төрле культура коммуникацияләрен үстерү, үз-үзләренең булдыра алуларына ышанырга ярдәм итү, туган якка патриотик хисләр һәм мәхәббәт белдерү иде.

Социаль хезмәт алучылар республикага, Чаллы шәһәре һәм реабилитация Үзәгенә карата үзләренең җылы хисләрен төрле жанрдагы музыкаль иҗаты аша белдерделәр. Төрле телдә җырлар җырладылар, видео – презентация карадылар, бию номерлары башкардылар һәм үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр.

Ирекле, иркен шартларда катнашучылар уңай, бәйрәм кәефе  булдырдылар, бер-берсенә хуплап кул чаптылар  һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

 Чарада 45 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International