“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кеше һәм аның тән өлешләре” дип аталган дәрес үтте

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

1 август 2018г., чәршәмбе

Дәреснең максаты кешенең тән өлешләре турында мәгълүматне ачыкларга һәм киңәйтергә, аларның кеше өчен әһәмияте, хәтер үсешен, игътибарлыгын, фикер йөртү сәләтен һәм пространствода ориенетлашу коррекциясен гамәлгә ашыру, балаларның бер – берсенә хөрмәт белән карау, үзенең сәламәтлегенә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәббәт тәрбияләү.

Кереш өлешендә күргәзмә материал ярдәмендә балаларны табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләр белән таныштылар. Чараның практик өлешендәкүз һәм бармаклар өчен гимнастика, гәүдәнең сыны дөрес булсын өчен күнегүләр үткәрелде.

Чара ахырында түбәндәге нәтиҗә ясалды- һәр кеше бала чагыннан алып үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Дәрестә 23 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм аларның әти – әниләре катнашты. Дәресне тәрбиячеләр Исхакова Татьяна һәм  Самойлова Гөлчәчәк әзерләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International