Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Забота” социаль терләкләндерү булегендә“Социаль туризм» инновацион технологиясе кулланыла. Өлкәннәр һәм инвалидлар чираттагы тапкыр Нократ Аланындагы тарих музеенда булдылар. Мамонт заманыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихи экспонатларны карадылар. Музейга баруның максаты- күрше регионның тарихи үсеше, шулай ук һөнәрчеләрнең гореф-гадәтләре белән танышу иде. Бик күп уңай күренешләр булды бу баруда, һәркем канәгать калды.