“Экстремизм. Аңа карата җинаять җаваплылыгы” дип аталган профилактик дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше буенча «Веста» Үзәге юрисконсульты Светлана Михайлова тарафыннан 4 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы балалар өчен “Экстремизм. Аңа карата җинаять җаваплылыгы” дип аталган профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарны 14 яшьтән башлап мондый хокук бозу очраклары өчен каралган җинаять җаваплылыгы белән таныштыру.

Әлеге дәрестә балаларга бандитизмның һәм экстремизмның нәрсә икәнен,  бу җинаятьләрнең нәрсә белән бәйле булуын, балигъ булмаганнарның әлеге җинаять өчен каралган җаваплылыгы аңлатылды.  

Дәрес тормышта булган хәлләрне сурәтләү белән дәвам итте, монда катнашучылар чит-ят шикле предметлар очраткан очракта үзеңне тотуны һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып күрсәттеләр. Нигездә балаларның гамәлләре дөрес иде, ләкин, әлбәттә хаталарсыз гына булмады.

Дәрес ахырында катнашучылар һәрбер кешедә дә үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе булырга тиеш һәм нинди генә очрак булмасын, уяу булырга кирәк дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International