Нурлат районында 2018 елның 27 июлендә җомга көнне гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре социаль педагог Иванова Виктория һәм психолог Белорусова Светлана халык ара дуслык көненә багышлап, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларны «Халыклар Дуслыгы Йортына экскурсияга алып бардылар .
Башта балаларга дуслык турында сөйләделәр, нинди милләттән булуына карамастан һәр кешенең тормышында дуслык ни дәрәҗәдә кирәклеген һәм зур урын алуын аңлаттылар.
Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә күчеп төрле милләттә булган халыкның тарихы турында балалар бик теләп тыңладылар. Иң мөһиме һәр кешенең