Наркотикларсыз тормыш кысаларында « Сәламәт булу яхшы! » дигән спорт чарасы

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

30 нче июль 2018 нче ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова наркотикларсыз тормыш кысаларында «Сәламәт булу яхшы!» дигән спорт - сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне җәлеп итү иде.

Спорт чарасы командаларны,  җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар  үз командаларын тәкъдим иттеләр:

- № 1 команда: «Лачын »,

- № 2 команда  « Акчарлак».

Уңайлы, изгелекле атмосферада уйнаучылар туп һәм обруч белән төрле эстафеталарны  уңышлы уздылар.

Социаль хезмәт алучылар кызыксынып һәм бик яратып бөтен тәкъдим ителгән биремнәрне башкардылар. Чара йомгаклары буенча командаларда катнашучылар оештыручыларга катнашу мөмкинлеге очен рәхмәт белдерделәр. Гадәт буенча чара сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамланды.    

Чараның иң мөһим кагыйдәсе: спорт чарасында ничә кеше, нинди яшьтә, нинди сәламәтлек төркеменнән булуы бик мөһим түгел,  әгәрдә катнашучылар, күнегүләрне шатланып үтәсәләр, бер берсен хөрмәт итсәләр, мондый  коллектив беркайчан да беркемгә дә жинелми.

Чарада 23 кеше катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International