“Рәссәй тарихының истәлекле хәрби көннәре календаре” дигән видеомарафон

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

26 - нчы июль, 2018 ел, пәҗешәмбе

  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Рәссәй тарихының истәлекле хәрби көннәре календаре” дигән видеомарафон булып узды.

Социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова, социаль хезмәт  алучыларның патриотик рухын үстерү, буыннар арасында элемтәләрне торгызу һәм Рәссәйнең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру максатыннан  патриотик чара үткәрде.

Чара барышында, катнашучылар белгечнең күрсәткән видео – роликларга  аңлатмалары аша истәлекле хәрби көннәр белән таныштылар һәм әлеге чорларның батырларының, гаскәр башлыкларының исемнәрен белделәр.

Социаль хезмәт  алучылар фикер алышуда актив катнаштылар. Белгечкә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр һәм мондый чаралар патриот тәрбияләү генә түгел, үз гаиләсен һәм илен яклаучы, саклаучы булырга өтәрә, диделәр. Батырлыгы өчен һәрбер кеше, үз чорына карата соклануга һәм җылы рәхмәт сүзләренә лаек дигән сүз белән килешеп “Бөтен дөньяга тынычлык” теләделәр.

 Чара барышында  35 кеше катнашты.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International