Әңгәмәнең максаты балаларда олы кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәббәт формалаштуру, аларга игътибарлы булырга өйрәтү, ярдәмләшү, хөрмәт һәм мәхәббәт күрсәтү.
Башта балалар С.Михалковның “Лапуся”, В.Осееваның “Уллар”, “Гап- гади генә карчык” дигән әсәрләрен тыңладылар. Балалар һәм аларның әти – әниләре тәрбиячеләр белән бергә аларның эчтәлеген анализлады, башкаларның һәм үзләренең эш – гамәлләрен, теге яки бу вакытта нинди адым ясарга кирәклеген бергәләп тикшерделәр. Шулай ук балаларга һәм әниләргә әсәрнең эятәлеге буенча сораулар бирелде:
Сез ничек уйлыйсыз, автор безнең алда нинди мәшәкатьләрне ача? Кемнәрне олы яшьтәге буын” дип әйтәләр? һ.б.сораулар бирелде.
Тәрбияче нәтиҗә ясап, олыларга күбрәк игътибар, хөрмәт күрсәтергә кирәклеген аңлатты. Без олыларга нинди мөнәсәбәттә булсак, олылайгач, үзебезгә дә шуны ук күрергә туры килергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әңгәмәнең азагында тәрбияче гаилә, учак символы булган шәмне кабызып, башкаларга аны биреп, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Бу чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре катнашты, аларның саны барлыгы 18 иде.