2018 нче елның 20 нче июлендә ““Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. тарафыннан “Кыяркай” дип аталган танып-белү уены үткәрелде.
Уенның максаты: игътибарлылыкны үстерү, уч төпләре арасында пластилинны тәгәрәтә белүне ныгыту, электән алган белемнәрне ныгыту: яшел төсне аера белү, эшләнгән эшләрдән хозурлану.
Пластилиннан кыяр ясаганда балалар бердәм катнаштылар. Өстәлгә яшелчәләр куелган иде: кыяр, баклажан,бәрәңге, помидор. Балаларга аларны күзәтергә, тотып карарга, формаларын билгеләргә тәкъдим ителде (түгәрәк, ярымтүгәрәк, таякчык). Аннан соң ,“Капчыкта нәрсә бар?” дип аталган дидактик уен уйнадылар. Балалар капчыктан формалары һәм зурлыклары буенча төрле яшелчәләр алдылар, исемнәрен хәтерләрендә калдырдылар.