20 июль 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Закирова Сәкинә һәм Самойлова Гөлчәчәк “Безнең тирәдә табигать” дип исемләнгән танып – белү викторинасы үткәрделәр.
Викторинаның максаты балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү,җир – безнең өй, өйне сакласак – табигатьне дә сакларбыз дигән әйтемне төшендерү, логик фикерләүне үстерү, сүзлек запасын баету.
Балалар тәрбиячеләр белән берлектә сорауларга җавап бирделәр. Шөгыль ахырында викторинага нәтиҗә ясалды һәм иң акыллы балалар бүләк алдылар.