Бүген Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау физик культурасы инструкторы Зөлфия Нуриева, фельдшер Лилия Шагиева социаль хезмәтләр алучы хатын-кызлар белән саф һавада иртәнге зарядка үткәрделәр.
Даими күнегүләр нерв системасын һәм кан тамырларын ныгытырга булыша, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, күтәренке кәеф бирә һәм куркынычлар авырулар барлыкка килүне киметә.
Физик күнегүләрдән соң, социаль хезмәтләр алучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм психомотор функцияләрен үстерүгә юнәлтелгән дәвалау-физкультура буенча уен элементлары кулланып дәрес үткәрелде.