Мамыклы таякчыклар белән рәсем ясау.
МТЗ һәм СЗ ТР Азнакай муниципаль районының “Социаль Хезмәт Күрсәтү Автоном учреждениесе “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге”нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан “Киндер-Арт” социаль-реабилитация түгәрәге кысаларында сенсемоториканы үстерүгә “Мамыклы таякчыклар белән рәсем ясау” тамасына занятие үткәрелде. Мамыклы таякчыклар белән рәсем ясауны пуантилизмның бер төре дип әйтергә була. Пуантилизм француз теленнән тәрҗемә иткәндә “нокталар буенча язу” дигәнне аңлата.Нәтиҗәдә балаларда ачык төрле төсләргә бай күбәләкләр, чәчкәләр һәм балыклар барлыкка килде. Занятие бик кызыклы һәм уңай эмоцияләргә бай үтте. Балалар ясаган рәсемнәреннән канәгать калдылар. Башкаручы: социаль педагог Шәехова Г.А.