17 июль көнне районыбыз җирлегендә яшәүче дүрт Бөек ватан сугышы ветеранына Россия Федерациясенең “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды. Нәҗипов Габделгани, Исхаков Әгъләм, Фатхрахман Хабибрахманов һәм Мөдәрис Зәкиевлар әлеге медаль ияләре булдылар. Әлеге тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, җирлек башлыклары, соңгы эш урыныннан җитәкчеләр һәм мәктәп укучылары катнаштылар.