“Шатлык” приютында “Нептун көне”дигән спорт һәм музыкаль күңел ачу бәйрәме үтте.Бу бәйрәм суга кагылышлы кызыклы уеннар белән үтте .Чараның максаты булып балаларны коллектив белән оештыру һәм яхшы кәеф булдыру.Нептун,шунда ук балаларның игътибарын җәлеп итте.Алар шатланып уеннарда һәм эстафеталарда катнаштылар.Балалар табышмаклар чиштеләр,җырлар җырладылар һәм биеделәр.Бәйрәм җилкендергеч һәм күңелле үтте.Барысы да уңай эмоциональ тәэсир булдырылды.
Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.