Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Безнең туган ягыбыз”дип исемләнгән сәяхәт, әңгәмә.

2018 елның 17 июле, сишәмбе
Әңгәмәнең максаты: балаларның туган як турында белемнәрен киңәйтү,табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау; фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын, сорауларга дөрес һәм тулы җавап бирә белү сәләтләрен үстерү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Туган як хисләре балаларда кечкенәдән барлыкка килә. Уенчыклар, халык әкиятләре, туган төбәк турында аксакаллар сөйләгән хикәятләр сабый күңеленә сеңеп бара. Шулай итеп, туган илгә багышланган мәхәббәт капка төбеннән башлана, дисәк тә, ялгыш булмас. Балалар сәяхәт барышында Югары Утар, Түбән Утар авыллары тарихы, елга һәм иңкүлекләр, тау исемнәре белән таныштылар. Бу җирләрдә яшәүче татар халкының мәдәнияты, тормыш-көнкүреше, милли бәйрәмнәре турында сөйләштеләр. Горшунов Андрей “Бу -минем Туган илем”, Андреев Юрий С. Есенинның “Каен” шигырен сөйләделәр. Безнең төбәк үзенең бай һәм матур табигате, кешеләренең эчке матурлыгы, бай тарихы белән дан казанган. “Үз милләтенең, туган иленең тарихын һәркем белергә тиеш. Без үзебезнең туган ягыбыз белән горурланабыз һәм яратабыз!”- бу балалар сүзләре. Әлеге сәяхәт һәр баланың нәни йөрәгендә якты эз калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International