«Булгария» теплоходында фаҗига булган көн уңаеннан “Шатлык” приютында өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар белән, “Булгария” теплоходында корбан булганнарны искә алу көне” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Балалар теплоходның бату тарихы белән таныштылар. Фаҗига 2011 елның 10 июле кәнне булды. Бу олы фаҗигадә 122 кеше, шул исәптән балалар батып үлде. Балаларга, туганнарын исән килеш күрергә өметләнеп, теплоходны көтеп торучыларны төшергән видео материаллар күрсәтелде. Бу видеоны караганда балаларның күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Инде 7 ел вакыт үтсә дә, якыннарын югалтканнарных кайгысы сүрелми. Һәр ел саен Казан елга портына бик күп кеше килеп һәләк булганнар хөрмәтенә чәчәкләр һәм уенчыклар куеп китәләр. Без дэ, безнең якташларыбызга олы хәсрәт китергән бу коточкыч көнне истә тотарга тиешбез. Бу фаҗигадә һәлак булганнарның, туганнарына Ходай сабырлык бирсен.!
Автор: тәрбияче Лидия Дементьева.