Социаль хезмәт күрсэтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 143өлкән кешегә 21социаль хезмәткәр социаль хезмәт күрсәтә.
Социаль хезмәткәрләр үзләренең эшләрен тагында төрләндерәләр эш дәверендә инновацион технологияләр актив катнаштыралар, шулай ук авыл да уткән төрле чараларда да катнашалар, социаль хезмәттә торган өлкәннәрне дә ул чараларга катнаштыралар.
Кече Мирәтәк авылында изгеләр зиратында корбан чалу ашы уткәрелде, социаль хезмәткәр Гайнетдинова Р.В. бу чарада актив катнашты, шулай ук үзенең социаль хезмэт күрсәткән өлкәннәрне дә бу чарада актив катнаштырды. Чара бик матур үтте, өлкәннәребез үткәрелгән чарадан риза булып калды.