13нче июль, 2018 ел, җомга.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Лейсан Зиянгирова “Туп белән уеннар» дигән темага спорт – сәламәтлек тудыру чарасы үткәрде.
Чараның максаты - хәрәкәт активлыгын арттыру, коллективизм хисләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Чарада катнашучылар 2 командага бүленде.
Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге реабилитантларны шул кадәр кызыксындыры, барысы да, барлык көчләрен җыеп финишка беренчеләрдән килергә тырыштылар.
Чара кызыклы һәм күнелле булып чыкты, катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.
Чарада 17 кеше катнашты.