Федоровка интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында олы яшьтә булуларына карамастан күңелләре белән яшь булган кешеләр бик күп. Алар җырларга, биергә, төрле темаларга сөйләшеп утырырга бик яраталар.
79 яшьлек Аркадий бабай Афанасьевның туган көне аларга җыелышып утырырга тагын бер сәбәп булды. Тәрбияче Рәйсә Гайнуллина, китапханәче Алина Артемьева оештырган чәй табыны артында алар яшь чакларын искә төшереп татар, чуваш, рус телләрендә халыкчан һәм дәртле җырларны җырладылар. Аркадий бабай үзе гармунда бию көйләрен уйнады, ә әбиләр такмак әйтеп биеделәр.