Мамадышта шахмат турниры

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

                                           Мамадышта шахмат турниры

 12 июль  көнне Мамадыш шәһәрендә Низамов А.Н. ның 80 яше тулу уңаеннан шахмат турниры үткәрелде. Бу турнирның максаты : төрле буын кешеләре арасында шахматны популярлаштыру, иң көчле шахматистны барлау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә бу турнирдан читтә калмады. Сафиуллин Ф.Ф. һәм Сабирзянов А.Х. район шахмат турнирында катнаштылар. Призлы урын алмасалар да, канәгатьләнү хисе кичерделәр , дусларча аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International