“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәһәр – яшәү мохите” дигән шөгыль үтте

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

12 июль 2018 ел, пәнҗешәмбе

 

Әлеге шөгыльнең максаты өйдә, урамда, транспортта һ.б. урыннардагы куркыныч тудыручы шартларны күзалдына китерү, өйрәнү, белеп тору, балаларда үзенең һәм тирә – ягындагы кешеләрнең сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләү. Тәрбиячеләр шөгыль вакытында табышмаклар чишү, әңгәмә, уен, проблемалы ситуация, диалог методларын кулландылар. Шөгыль башында балалар табышмаклар чиштеләр. Темага кереп китү өчен, тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрде. Ут белән сак булу, көнкүрештәге куркыныч тудыра торган предметларны барладылар. Балалар көн саен очрашырга мөмкин булган куркыныч ситуацияләрне анализладылар. “Нинди куркынычлар сагалый безне?” дип аталган презентация белән танышканнан соң, балалар үз – үзләрен сакларга кирәклеген, төрле трагик хәлләрне булдырмау юлларын ныгыттылар. Шөгыльне тәрбиячеләр Максютина Надежда һәм Салихова Лена үткәрде. Шөгыльдә барлыгы 30 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International