12 нче июль 2018 нче ел, пәнжешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен йорт учагын саклаучы – үрмәкүч ясау буенча мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты: декоратив – гәмали иҗат аша гаилә байлыгын арттыру, саклау һәм ныгыту.
Белгеч ,чара башындахалык сынамышларынын әһәмияте турында сөйләде, соңыннан үрмәкүчләрнең кайчан һәм ничек итеп безнең фатирларга килеп эләгүләре турында белешмә биреп, социаль хезмәт алучыларны кызыксындырды, аларда үз куллары белән оберег ясау теләге тудырды.
Мастер – класс барышында катнашучылар иҗади эшчәнлек белән мавыктылар, үзләренең гайлә тарихындагы үзенчәлекле истәлекләрне искә төшерделәр, үз фатирларында булган обереглар һәм аларның нәрсәләрдән ясалуы турында сөйләштеләр.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара үткәргәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 10 кешекатнашты.