«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрделәр.
7 июль 2018 ел, шимбә
Әгерҗе муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль ярдәм күрсәтү карамагындагы балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына саф һавада бәйрәм чарасы уздырдылар. Бәйрәм үзәкнең белгечләре тудырган җылы, дустанә атмосферада үтте һәм ата-аналарга бик ошады. Балалар белән бергә алар да төрле конкурсларда актив катнаштылар. Чакырылган кунакларга бәйрәмнең тарихын сөйләделәр , алар гаилә, традицияләр һәм йолалар турында табышмакларга җавап эзләделәр. Мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. «Нәрсә ул гаилә?» дигән сорауга җавап биргәндә кунаклар мондый уртак фикергә килделәр : “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул шундый дөнья, анда мәхәббәт, тугрылык хөкем сөрә һәм гаиләдә башкаларның бәхете өчен үз-үзеңне кызганмау кирәк. Гаиләдә кайгы да, шатлык та уртак була, авырлык килгәндә гаиләң синең таянычың. Гаилә ул шундый ныгытма, аның стеналары эчендә тынычлык һәм мәхәббәт кенә патшалык итәргә тиеш.”
Аннары бу чарада катнашучыларның теләкләре язылган «Гаилә ромашкалары» ябыштырып «Ромашкалы бәхет» дип исемләнгән стенд ясадылар. Бәйрәм балаларның футбол уены белән тәмамланды, ә ата-аналар актив җанатарларлар булдылар.