Кайсы әһәмиятлерәк: врач рецепты белән даруларны бушлай алумы, яки акчалата компенсацияме? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу нияте белән, Азнакай шәһәре “Өмет” халыкка ярдәм күрсәту үзәгенең өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәту булекчәсе хезмәткәрләре үзәк шифаханә, даруханә җитәкчеләре белән кызыклы һәм файдалы очрашу оештырдылар. Очрашу кысаларында Азнакай үзәк шифаханәсенең поликлиника мөдире Мухаметова Т.М. һәм үзәк даруханә мөдире Шаймарданова М.М. күп санлы сорауларга җавап бирделәр, инвалидларга рецепт белән түләүсез дару алуның отышлы икәнен аңлаттылар.
Өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәту булекчәсе җитәкчесе Мокъсинова Г.А.