«Әни +бәби» клубы кысаларында “Веста” Үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче балалар һәм ата-аналар өчен «Ярмалар белән уен. Вак моториканы үстерү» дип атлаган дәрес үткәрде. Максаты –балаларның вак моторикасын үстерү.
Һәр сабыйда вак моториканың үсеш процессы шәхси бара. Вак моториканы үстереп кенә калмыйча массаж ролен дә үти торган төрле уеннар һәм күнегүләр була. Шуңа күрә бу дәресне инструктор мавыктыргыч итеп, уен рәвешенә әйләндерергә тырышты. Барлык уеннар да предметлар һәм матдәләрне танып белүгә, вак моторика үсешенә, хыяллану, күзаллау, үзләштерү үсешенә юнәлдерелгән иде. Сабыйлар рәхәтләнеп борчак арасыннан “хәзинә” эзләделәр, аларны аерым савытларга араладылар, буталган фасоль һәм макаронны аердылар, манный ярмасында рәсем ясадылар, пластилиннан әйберләр әвәләделәр. Ә әниләр, һәрвакыт балалары янәшәдә булдылар, юнәлеш бирделәр, үзләренең якында булулары белән ышаныч биреп тордылар.
Нәниләр бик актив һәм күтәренке кәеф белән шөгыльләнделәр, кабат-кабат теге яки бу уенны кабатлауларын сорадылар.