"Мин табигать кунагы" дигән шигъри очрашу.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2018 нче елның 10 нчы июле, сишәмбе

       “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева  Әдәби беседкада, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру кысаларында "Мин табигать кунагы"  " дигән шигъри очрашу  оештырды.

Чараның максаты: шигъри иҗат аша патриотлык хисләрен үстерү, үз туган җиребезнең табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү иде.

Әдәби беседканың кунагы ,Чаллы шагыйрәсе, Людмила Черникова социаль хезмәт алучыларны үзенең  иҗтимагый эшчәнлеге һәм яңа әсәрләре белән таныштырды. Аның, табигать кочагында укылган мәхәббәт турындагы шигырьләре , чарада катнашучыларга әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын тоярга булыштылар.

Тыңлаучылар үзенең  шигъри  иҗаты белән уртаклашу мөмкинлеге тапкан һәм җылы, ихлас күңелдән аралашкан шагыйрәгә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.  Аның алга таба да шундый очрашулар оештыру  тәкъдимен  бик теләп кабул иттеләр.

Чарада 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International