Табигаттә кунакта.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

09.07.2018 ел. Табигаттә кунакта. «Парк ретриты» социаль технологиясын тормышка ашыру кысаларында, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат –йорты хезмәткәрләре Кашапова Гөлнур һәм Заһидуллина Азия, интернат-йортта яшәүчеләр өчен “Кояшлы Ык” ял паркында экскурсия оештырдылар. Чараның төп максаты- өлкәннәрнең эмоциональ халәтләрен яхшырту,психик яктан тынычландыру,тормыш авырлыкларын оныттырып тору. “Кояшлы Ык” паркында, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар,табигатъ матурлыгына хозурланып, саф хава сулап, атынгычларда атынып, Ык буен күзәтеп ял иттеләр,фотога төштеләр. Экскурсия азагында өлкәннәр “Туган якнын шифалы үләннәре” дигән лекция тыңладылар.”Кояшлы Ык” паркында күңел ачу барысына да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International