Бар да мәхәббәттән башлана!, Балтач

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2018 нче елның 6 нчы июлендә “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә  тернәкләнүчеләр өчен Гаилә һәм мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган “Бар да мәхәббәттән башлана!” исеме астында хезмәткәрләр бәйрәм концерты оештырдылар. Татар телендә яңгыраган заманча җырлар, биюләр тернәкләнүчеләрнең күнелләрен күтәреп җибәрде.Чара төрле такмаклар, шаян җырлар  белән дәвам итте. Әлеге чара тернәкләнүчеләргә иң зур бүләк булды. Алар искиткеч башкарылган  моңлы җырлар, тере тавыш һәм иң яхшысы күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International