2018 нче елның 5 нче июлендә “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен “Менә сиңа мәхәббәт” исеме астында слайд-презентация күрсәтелде. Биредә өлкәннәребез Бөтенроссия бәйрәме, Гаилә һәм мәхәббәт, тугрылык көне барлыкка килү тарихы турында таныштылар. Шулай ук алар тарихта эзләрен калдырган, Петр һәм Февронийның кызыклы тормышы турында һәм башка гашыйк парлар турында белделәр. Презентация ахырында катнашучылар гаиләнең ныклыгы, традицияләре һәм үзара мөнәсәбәтләре турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.