8 нче июльдә эчтәлеге белән бик тә мәгънәле бәйрәм билгеләп үтелә: Гаилә, Мәхәббәт,Тугрылык көне. Бу бәйрәмнең тарихы үзенең тамырлары белән борынгы Руська барып тоташа. Россиядә Гаилә көне күптән түгел генә- 2008 нче елдан гына үткәрелә башлады. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терләкләндерү бүлегендә ”Мин, син, ул-бердәм, дус гаилә” исемле бик тә җанлы, эчтәлекле кичә үткәрелде. Мероприятиенең максаты- бәйрәм настроениесе тудыру, талантларны барлау, гаиләдә җылы, ышанычлы атмосфера тудыру һәм Бөтенроссия бәйрәме –Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көнен пропагандалау.Үзәк белгечләре, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның көче белән әзерләнгән бәйрәм бик җанлы атмосферада үтте. Кичәне алып баручылар бу бәйрәмнең тарихын, изгеләр Петр һәм Февроний легендасын,шулай ук моңа кагылышлы гореф-гадәтләрне сөйләделәр. Кичәдә катнашучылар иркен атмосферада төрле иҗади музыкаль жанрларда: төрле уеннарда , “Өч сеңел” инценировкасында катнаштылар, шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр,төрле сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук ял итүчеләр арасында бик матур итеп җырлаучылар да бар икән. Бәйрәм кичәсендә 25 кеше катнашты, шулардан ике пар- 36һәм 38 ел бергә гомер иткән Голицыннар һәм Шарафутдиновлар гаиләләре иде. Гаилә нык булса илебез дә нык була, халыкның тормыш дәрәҗәсе дә үсә. Бүгенге кичә мисалында гаилә,мәхәббәт, тугрылык булганда гына җәмгыятебез көчле була алуы аныкланды.