Менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән бергә яшәү һәм тәрбияләү сынау проектын тормышка ашыру кысаларында, Яшел Үзән ПН интернатының яшь инвалидлары һәм Игошина Елена Анатольевна (III группа инвалиды) арасында дустанә очрашу үтте.
Елена Анатольевна үзенең эшчәнлек юлы, ирешкән максатлары турында сөйләде, һәм тормыштагы позициясе белән уртаклашты: “Актив тормыш алып барыгыз, югары максатларга ирешергә тырышыгыз, һәм сез башкалар өчен үрнәк булырсыз!”
Яшьләр аның чыгышын игътибар белән тыңлап, аңа сораулар биреп җавап алды, ахырдан исә, үз куллары белән эшләгән бүләк тапшырдылар.