Ел саен безнең илдә 8-нче июль көнне бөтен Россия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шунысы куанычлы, ул беренче тапкыр 2008 елда билгеләп үтелгән, һәм гаилә елы диеп игълан ителгән,кенәз Петр һәм кенәз хатыны Феврония хөрмәтенә яңа гаилә бәйрәменең девизы бар: «яратырга һәм сакларга», символы – ромашка һәм медаль.
Шул бәйрәм сәбәпле 6-нчы июльдә «Патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында», социаль ярдәм күрсәтү белән файдаланучы балаларга,социаль педагоглар ярдәме белән, Бөек ватан сугышында катнашучы гаиләсе белән очрашу оештырылды. Сугыш ветераны Клементьев Гаврила Иванович һәм аның тормыш иптәше Ираида Ивановна иделәр. Алар үзләренең танышу тарихы турында сөйләделәр һәм озак,60 ел бергә гомер итү серләрен ачтылар. Нәрсә ул гаилә дигән сорауга алар болай дип җавап бирделәр: гаилә-ул йорт һәм бәхетле балалар көлүе. Гаилә ул дөнья, анда хөкемсөрсен мәхәббәт,һәм тугрылык.Букайгыда да шатлыкта да бербереңә терәк булу. Бу ныгытма,аның дивары эчендә тынычлык мәхәббәт кенә булырга тиеш.Чараның максаты буыннар, гаилә кыйммәтләрен ныгыту,балаларга дөрес үрнәк гаилә булырга тиеш икәнен аңлату.