«Алтын яшь» волонтерлары алабугалыларга « Акчәчәк кәефе» бүләк иттеләр

2018 елның 6 июле, җомга

   Мәхаббәт hәм гаилә көне алдыннан «Алабуга  өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүчеләр hәм «Алтын яшь» волонтерлар төркеме «Акчәчәк кәефе» акциясен үткәрделәр.

   Атна дәвамында өлкәннәребез канзаши техникасы белән акчәчәк формасындагы  брошьлар ясадылар hәм бәйрәм көнендә шәhәр урамнарында алабугалыларга бүләк иттеләр, гаилә бәхете теләделәр.

   Акция ахырында Үзәк китапханәдә булып, гаилә көненә hәм Петр белән Февроньега багышланган кургәзмә карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International