«Конфликтлар һәм аларны җиңеп чыгу алымнары».
Һәр гаиләдә вакыт-вакыт килеп чыга бәхәсләр һәм конфликтлар. Аларны булдырмаска авыр, чөнки еш кына барлык җыелган хисләр тышкы якка чыга, нәкъ менә гаилә әгъзаларына. Балалар бигрәк тә эмоциональ булалар, һәм еш кына йортта чын тамаша ясыйлар, шуның белән гаиләнең психологик хәленә зыян ясыйлар. Конфликтлы ситуацияләрне ничек булдырмаска һәм бала белән конструктив мөнәсәбәтләр ничек төзү турында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ата-аналарга сөйләде. Катнашучылар дәрестэ “баланы кабул итү” төшенчәсе белән таныштылар, ата-ананың бала белән үз-үзене ничек дөрес тоту турынды белделэр. Үзәг психологы Сафина Г. Ш. психологик күнегүләр үткәрде, бала белән ничек дөрес итеп конструктив диалог төзергә кирәклеге турында сөйләде, конфликлы ситуацияләрдән ничек дөрес итеп чыгырга өйрэтте. Дәрес медитация белән тәмамланды Дәрес ахырында, нәтиҗә ясалды. Конфликтлы ситуацияләрне будырмас өчен, балага, һәрвакыт игътибар итәргә кирәк, мәхәббәт сүзләрен әйтергә, аны аңлый белергә, үз гамәлләренне һәм карарларынны объектив бәяләргә кирәк. Чөнки нәкъ менә гаиләдә баланың шәхесе формалаша.